Бүген Лаешта махсус хәрби операциядә катнашучы Дмитрий Ивановка Батырлык ордены тапшырдылар
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм хәрби комиссар Айрат Гайнуллин 42 яшьлек егеткә лаеклы бүләк тапшырдылар.

«Мондый дәрәҗәле бүләкне тапшыру безнең район өчен зур мәртәбә. Дмитрий Иванов — безнең барыбыз өчен дә батырлык һәм кыюлык үрнәге», — диде Илдус Зарипов.

Дмитрий Анатольевич 2022 елның сентябрендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган. 2024 елның февралендә сәламәтлеге торышы буенча вакытыннан алда запаска җибәрелә.

Хәрби хезмәт узу вакытында, 2023 елда, сержант Дмитрий Иванов «Сугышчан батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнә.

Бүләккә тәкъдим ителгән сугышчы өйләнгән һәм ике бала тәрбияли. Әлбәттә, Яңа Сокуры авылындагы җир кишәрлегенә сертификат гаиләгә менә дигән бүләк булды, аны крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илсур Дияров тапшырды. «Бу сезнең хезмәтегез һәм Ватан хакына китергән корбаннарыгыз өчен рәхмәт белдерүебезнең кечкенә өлеше генә », - дип ассызыклады Илсур Дияров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев