Лаеш ягы музеена МХО зонасыннан яңа трофейлар китерделәр
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз раритетларны Сугышчан дан музеена тапшырдылар.
Элегрәк «Кама ягы» хәрби дан музеенда МХО үткәрү зонасыннан экспонатлар тәкъдим ителүе турында язган иде инде. Һәм менә яңа тулылану. Музей фондына Украина милләтчеләренең шевроннарын һәм блокнотларын, шулай ук снаряд кыйпылчыкларын тапшырганнар. Аларны якташыбыз Дмитрий Дементьев җиткерде. Ә икенче сугышчыбыз Алексей Косарев туган иленә Украина флагы һәм квадрокоптер җибәрде.
Лаеш ягының Г.Р.Державин исемендәге музее директоры Фәридә Мортазина фондны тулыландыруда ярдәм иткән барлык кешеләргә: Лаеш районы Башлыгы Илдус Зариповка, «Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фонды җитәкчесе Марина Порфирьевага һәм башкаларга рәхмәт белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев