Лаеш районы балалары МХО катнашучыларына яңа ел бүләкләре әзерлиләр
М.Ә. Гәрәев исемендәге Габишев мәктәбендә МХО зонасындагы сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм җыю оештырылды.

Балалар актив һәм бердәм рәвештә хәрбиләр өчен посылкалар җыялар.

Һәр сыйныф ярдәм җыя, анда барлык кирәкле әйберләр керә — дымлы салфеткалардан алып җылы әйберләргә кадәр.

Посылкалардан тыш, балалар изге теләкләр һәм рәхмәт сүзләре белән хатлар язалар. Әлбәттә, балалар Ватанны саклаучыларга Яңа ел бүләкләре дә әзерләгәннәр.

Җыелган барлык әйберләр тиздән безнең солдатларга һәм офицерларга озатылачак.

Барысы да киләсе елда егетләребез туганнары янына кайта алырлар дип өметләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев