Лаеш районы укучылары МХОда катнашучыларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр
Хәерби мәктәбендә хәрби хезмәткәрләргә — махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю буенча «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе узды.
Мәктәп укытучылары, укучылар һәм ата-аналар бу акцияне күтәренке рух белән кабул иттеләр һәм актив рәвештә сугышчыларыбыз өчен кирәкле бөтен нәрсәне җыя башладылар. Яңа ел алдыннан балалар хәрбиләр өчен открыткалар, хатлар, рәсемнәр әзерләделәр. Алар сугышчыларга рәхмәт сүзләре һәм тизрәк өйләренә җиңү белән кайту теләкләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Акциядә катнашучы хәербилеләр үзләренең битараф булмавын, ярдәмчел булуларын белдерделәр һәм хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Җир йөзендә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган ярдәмчел һәм юмарт кешеләр булганда, яхшы киләчәккә ышаныч һәм өмет яши.
Без бердәм рухлы һәм үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев