Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МХО

Лаеш районы укучылары НАТОның трофей техникасы үрнәкләре белән таныштылар

Урта Девятово мәктәбенең алтынчы сыйныф укучылары махсус хәрби операция зонасыннан китерелгән трофей хәрби техника күргәзмәсендә булдылар.

Казанның Үзәк стадионы янындагы парковкада атна дәвамында МХО кырларыннан трофей техникасының күчмә күргәзмәсе узды.

Биредә балалар АКШ, Украина, Германия, Төркия, Япония һәм башка дустанә булмаган илләрдән килгән танкларны, бронемашиналарны һәм внедорожникларны карадылар. Күргәзмәдә шулай ук ракета-артиллерия коралларының 40 үрнәге бар иде.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бер атна эчендә анда 113 678 кеше булган. Теләге булган һәркем Россия белән көрәшкә нинди көчләр ташлануын һәм безнең сугышчыларга дошманны җиңү өчен нинди көчләр таләп ителүен күрә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы укучылары НАТОның трофей техникасы үрнәкләре белән таныштылар