Лаеш районы волонтерлары бер көнгә дә үз эшләрен туктатмыйлар
Быелның беренче көнендә Лаешта берьюлы дүрт маскировка челтәре үрделәр.

Сокуры волонтерлары шулай ук эш нәтиҗәләре белән уртаклаштылар — беренче үрелгән челтәр фотосын җибәрделәр.

Ә волонтерлар үзләренең тыйнак хезмәттәшләре-ярдәмчеләре турында менә нәрсә язалар:

«Безнең Зиннур абый окоп шәмнәре салу өчен банкалар әзерләгән иде. Бөтен очлы кырыйларын алып ташлаган, юган. Моның белән ул челтәр үрүдән буш вакытта шөгыльләнә. Бер минут та ял итәсе килми аның! Зиннур абый, рәхмәт сезгә, безнең алтын кешебез!».
Фото: "Үзебезнекеләргә ярдәм"ХФ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев