Лаеш районында яшәүчеләр хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюларын дәвам итәләр
Урта Девятово мәктәбендә » Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» хәйрия акциясе узды.
Мәктәпнең ата-аналары, укучылар һәм педагоглар коллективы уртак көч белән МХОда катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыйдылар. Акция кысаларында озак саклана торган азык-төлек продуктлары, медикаментлар һәм җылы әйберләр кергән берничә тартма җыя алдылар. Тиздән волонтерлар МХО зонасына гуманитар ярдәмне китерәчәк һәм безнең көрәшчеләргә тапшырачак. Бу акция — укучыларны игелекле, ярдәмчел илебез патриотлары итеп тәрбияләүнең бер өлеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев