МХОда катнашучыларны, аларның гаиләләрен һәм волонтерларны Яңа ел белән котлыйбыз
Менә яңа, 2025 ел килеп җитте. Без бер-беребезгә сәламәтлек, иминлек телибез. Ә бу вакытта МХО уздыру зонасында сугышлар бара... Авыр, катлаулы, әмма безнең сугышчылар алга баралар.

Превью авторы Людмила Никифорова.
«Кама ягы» газетасы редакциясе махсус хәрби операциядә катнашучыларны Яңа ел белән чын күңелдән котлый!
Сез хәзер Ватаныбыз язмышы, балаларыбыз һәм оныкларыбызның киләчәге хәл ителә торган җирдә.
Катлаулы шартларда Сез Россиянең чәчәк атуы өчен көрәш алып барасыз. Сез кызгану белмәгән көчле дошманга каршы торасыз, куелган бурычларны батырларча үтисез.
Безнең район — чын геройларның ватаны булуы белән горурланабыз, чөнки сезнең һәрберегез — герой. Без сезгә рәхмәтле. Без сезнең белән горурланабыз. Без сезнең өчен дога кылабыз. Без сезгә булдыра алганча булышабыз.
Газета редакциясе МХОда катнашучыларның туганнарын һәм якыннарын котлый. Сезнең җилкәгезгә авыр йөк төште — туганнарыгызны, яратканнарыгызны көтү. Көтәргә һәм өметләнергә,һәм ышанырга.
Волонтерларны — теге яки бу дәрәҗәдә безнең сугышчыларга гуманитар ярдәм әзерләүдә һәм җибәрүдә катнашы булганнарның барысын да аерым котлыйбыз.
Сугыш барган ике ел эчендә сезнең сафлар үсте. Сез берләштегез, үз эшчәнлегегезне киңәйттегез. Беркайчан да эшләмәгән яңа эшләргә өйрәндегез.
Кемдер акча белән ярдәм итә, кемдер үз куллары белән, кемдер окоп шәмнәре өчен банкалар җыя. Сугышчылар өчен сезнең ярдәмегез бәяләп бетергесез.
«Кама ягы » һәм аның укучылары МХО катнашучыларына, аларның гаиләләренә һәм волонтерларына иминлек һәм уңышлар телиләр.
Ходай безнең белән, җиңү дә безнең якта булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев