Россия Оборона министрының беренче урынбасары Лаешта яшәүче өч яшьлек кызның теләген үтәде
МХО катнашучысының кызы Россия Федерациясе Оборона министрының беренче урынбасары Леонид Горниннан бүләкләр алды.

Ике бала атасы Тимур — танк батальоны командиры. Ул өч дәүләт бүләгенә, шул исәптән Батырлык орденына лаек булды. Аның олы кызы Мария тимераякта шуарга өйрәнергә хыяллана. Нәкъ менә шуны ул «Теләкләр елкасы» акциясендә катнашканда әйткән иде.

Өч яшьлек кыз хыялы язылган шарны чыршыдан Россия Федерациясе Оборона министрының беренче урынбасары Леонид Горнин төшерде. Ул булачак фигуристка өчен тимераякларны майор Таһир Садыйковка тапшырырга кушты. Хәрби хезмәткәр Машага спортта уңышлар, шулай ук әнисен тыңлавын һәм әти-әнисен сөендерүен теләде.

Бу кичне Яңа ел могҗизасыннан башка да булмады. Марияне, аның әнисен һәм энесен Яңа ел белән котларга Кыш бабай белән Кар кызы килде. Алар могҗизаларга ышанырга кирәк, ул чагында алар һичшиксез тормышка ашачак бит диделәр.

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов та буш кул белән килмәде. Илдус Фатыйх улы балаларга йомшак уенчыклар һәм тәм-томнар, ә әниләренә косметика җыелмасы бүләк итте.

— Без якташларыбыз — махсус хәрби операциядә катнашучылар белән горурланабыз. Мин Тимур белән шәхсән таныш. Ул хәрби хәрәкәтләрдә катнашып кына калмый, ә хәзерге шартларда сугыш алып бару буенча методик кулланма да яза. МХО катнашучыларының гаиләләренә бәхет телим, яклаучыларыбыз җиңү белән өйләренә тизрәк кайтсыннар, — диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев