Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
МХО

Рождественода иске Яңа ел

Рождествено мәдәният йортында волонтерлар Яңа ел башын иске календарь стиле буенча уңышлы һәм актив бәйрәм иттеләр.

Хатын – кызлар сугышчыларыбыз өчен токмач хәзерләргә булдылар һәм авыл мәдәният йортының зур залына җыелдылар. Өстәлләрдән озын өстәл өслеге ясадылар, камыр изделәр, аны уклау белән җәйделәр һәм вак итеп турап киптерә башладылар.

Ә эш яхшырак барсын өчен, гармун көе һәм җырлар өстәлде. Ашыкмыйча көйләнгән бу көйләр элек кул эшләре белән утырмага җыелган өлкән туганнарын хәтерләтте. Ә Рождествено хуҗабикәләре тау кадәрле токмачлар кистеләр, киптерделәр һәм МХО катнашучыларына тапшырылачак контейнерларга тутырдылар. 

Рождествено авыл җирлеге волонтерлары Яңа елны менә шулай билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рождественода иске Яңа ел