Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

2023 ел Сабан туе программасы

Лаеш башкарма комитетында иртәгә буласы Сабантуй программасын хәбәр иттеләр.

09.00 – ат чабышы.

10.00 – милли утарлар эше һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре күргәзмәсе.

11.00 – 11.20 – бәйрәмне тантаналы ачу. Театральләштерелгән пролог.

11.20 – 11.30 -  котлау сүзе, бүләкләү. Раяз Фасыйхов, “Казан” бию ансамбле концерт программасы.

11.30 – 15.00 – балалар мәйданы. Уеннар, бәйгеләр, күңел ачу программасы.

11.30 – 16.00 – көрәш, милли һәм спорт уеннары. Мәйданда ярышлар: капчык киеп йөгерү, капчыклар белән сугышу, әтәч тоту, авыш колгага менү, армрестлинг, гер күтәрү, 60 метрга йөгерү, аркан тарту, волейбол, футбол,  авыш колга буйлап йөрү, балык тоту.

12.20 – парашютчыларны күрсәтмә чыгышы.

13.00 – канатта йөрүчеләрнең күрсәтмә чыгышы.

13.00 – 16.00 – концерт программасы (Раяз Фасыйхов, Резидә Шәрәфиева, “Бәллүр” триосы, Гөлнара Тимерҗанова, Асылъяр, “Казан” бию ансамбле, Зөһрә Шәрифуллина, Азат Хәлимов, район иҗат коллективлары).

15.00 – көрәш буенча финал ярышлар.

16.00 – җиңүчеләрне бүләкләү.

Реклама хокукында 0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы көрәш Сабантуй 2023