Баянчыларның «Улыбка» квинтеты «Халык бизәкләре» фестиваль-конкурсы лауреаты булды
Конкурс жюрисы аларның чыгышларын югары бәяләде һәм коллектив лауреат дипломына лаек булды.

Казан шәһәрендә оркестрлар һәм ансамбльләрнең "Халык бизәкләре«республика фестиваль-конкурсы узды. Катнашучылар арасында Лаеш шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбеннән «Улыбка» баянчылар квинтеты да бар иде.

Укытучы Татьяна Волкова җитәкчелегендә коллектив югары нәтиҗәгә иреште — икенче дәрәҗә лауреат дипломы.
Лаеклы бүләк белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев