«Бистә шәле-2025»
16 августта Балык Бистәсе районында «Бистә шәле» III Республика хатын-кызлар һөнәре фестивале узды.
.jpg)
Балык Бистәсендә шәл бәйләү — хатын-кызлар шөгыле генә түгел. Биредә ирләр һәм балалар да бу кәсепне бик яхшы үзләштергәннәр.
Тарих 1920 елларда, Зәйтүнә Шәрәфиева Күгәрчен авылына шәл бәйләү традициясен алып килгәч башлана. Шуннан бирле шәл бәйләү бөтен авыл тормышының аерылгысыз өлешенә әверелә. Фестивальдә Күгәрчен осталары үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр, югары осталыкларын күрсәттеләр. Хәтта, күз йомып бәйләү осталыгын да.
Фестиваль шәлләрнең төрлелеге һәм матурлыгы белән таң калдырды. Биредә традицион шәлләрне генә түгел, бизәкле һәм язулы гадәти булмаган шәлләрне дә күрергә мөмкин иде.
Фестивальдә катнашырга теләүчеләр саны арта. Быел 15 районнан катнашучылар килде. Чара өченче мәртәбә узды, һәм оештыручылар киләчәктә ул төбәкара булыр дип өметләнәләр.
Фестивальдә төрле конкурслар, шул исәптән яңалары да үткәрелде. Төрле районнардан килгән фольклор ансамбльләре тамашачыларны биюләре белән сөендерде. Лаеш районының Татар Янтыгы авылының «Шәл» биюен башкарган кызларның номерлары аеруча истә калды.
Фестиваль чын бәйрәмгә әверелде, ул халкыбызның бай гореф-гадәтләрен, хезмәт сөючәнлеген, тырышлыгын һәм ачык күңелен күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев