Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

«Большевистик юл» газетасының сирәк чыгарылышлары Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеен тулыландырды

Бу материаллар инде булган экспонатларга мөһим өстәмә булачак.

Фото: Лаеш ягы музее 
Державин исемендәге Лаеш ягы музее кыйммәтле экспонатлар — 1945 елгы «Большевистик юл» газетасының (хәзерге «Кама ягы») сирәк экземплярлары белән баеган. Аларны музейга басманың элеккеге мөхәррире Мостафин Мөдәриснең кызы Гөлшат Мөдәрис кызы тапшырды.
Коллекциядә 1945 елның февраленнән 1946 елның ноябренә кадәрге газета нөсхәләре тәкъдим ителгән. Бу чыгарылышлар гамәлдәге экспонатларга кыйммәтле өстәмә булачак һәм музейга килүчеләргә төбәк тарихын яхшырак аңларга мөмкинлек бирәчәк.

Бу бүләк — тарихи мирасны саклауга өлеш кертү генә түгел, киләчәк буыннар өчен сугыштан соңгы елларда Лаеш ягында яшәүчеләр турында күбрәк белү мөмкинлеге дә. Без Гөлшат Мөдәррис кызына тарихны саклауга һәм мәдәни мирасны популярлаштыруга керткән өлеше өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Большевистик юл» газетасының сирәк чыгарылышлары Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеен тулыландырды