Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Чал башлы «Камская новь» газетасы

Бу көннәрдә Ак таулы Лаеш каласының чал башлы «Камская новь» газетасы туган көнен бәйрәм итә. 105 яшь!

Редакция ил вакыйгалары белән бергә һәр заманны тырыш хезмәт белән кичә килгән, нәшер ителүдән туктамаган. Бүгенге хәлләр дә җиңел түгел. Шуңа да карамастан, районыбыз газетасы уңышлы гына ике телдә дөнья күрүе куаныч.

Халыкның рухи таянычы булырдай чын фидакарьләр генә эшли ала торган бу хезмәттә эшләүчеләргә иң изге теләкләр теләп, рәхмәт һәм ихтирам белдереп бәйрәм белән котлыйм!

Район басмасында каләм чарлаучы һәм сүз кадерен тирән аңлаучы буларак, хәзергесен генә түгел, аның элекке — совет заманы басмаларын да исемдә тотып хезмәт ветераннарына, газета тарихына хөрмәт белән карыйм, күңелемдә якты истәлекләр саклыйм. Ул гомер-гомергә җитәкчеләр белән халыкны бәйләүче арадашчы ролен үтәде, район яңалыклары белән таныштыруны, хезмәт кешесенә дан җырлауны максатыннан төшермәде.
Газетадан без — тугры дуслары аерылмас. «Кама ягы» язмыш җилләренә бирешмәсен, чыгудан туктамасын. һәр оешмага, һәр йортка бәхет-шатлыклар, файдалы хәбәрләр алып килсен ул!.. 

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, публицист Гүзәл Галләмова.

«Камская новь» газетасын 105 еллыгы белән  котлап язылган шигырьне тәкъдим итәбез.

Гөлсинә Шакирова шигыре.

— «Кама ягы» гәҗите,
Бик үтемле басма ул.
Райондагы бар яңалыкны 
Гел яктыртып бара ул.

Олысы да, кечесе дә,
Ярата бу басманы,
Чөнки укып беләләр бит
Районда ни барганын.

«Кама ягы»! Исеме дә
Тәңгәл килә үзенә
Чөнки Кама ярында бит
Типография үзе дә.

Укыйлар бу гәҗитне,
Районның барча халкы,
Чөнки басыла ике телдә:
Татарчасы, русчасы.

Горурланып әйтә алам,
Мин бу гәҗит турында,
Нәкъ менә Лаеш районын
Гел ул яктыртып тора.

Барлык яңалыкларын да
Вакытында бар халкыма,
Килеп укытып тора
Иң күркәм дә үтемле дә,
Кирәкле дә бу басма.
«Кама ягы» гәҗите
Лаешым каласында.

Гөлсинә Шакирова. Лаеш «Чулман акчарлагы» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев