Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

«ЧУЛМАН АКЧАРЛАГЫ» Әдәби берләшмәсе Республикабыз көне белән котлый

Дуслар ! Барыгызны да бүгенге зур бәйрәм Республикабыз туган көне белән тәбрик итәбез. Илебезгә тынычлык тизрәк урнашуын һәм сугышлар тукталып, анда йөргән ир- егетләребезнең барысы да исән-сау кайтуын, балалары өчен яшь түгүче аналарның борчулы күңелен шатлык алыштыруын телибез.

Туган илем горур Татарстан.

Туган җирем минем Татарстан,
Ил алдында безнең горурлык,
Нефтьләре, газы, суы белән,
Бар илләргә үрнәк булырлык.

Татарстан минем туган җирем,
Горур синең халкың, туганнан.
Әлфияләр, Илһам, Сараларың,
Сәйдәшләрең белән дан алган.

Татарстан татарларым минем,
Казаным бит синең башкалаң.
Туган көнең бүген Татар иле,
Гөрли бәйрәм, гөрли тантанаң.

Ничә еллар инде Салаватның,
Шушы җыры тора яңгырап.
Татарстан горур халкың белән,
Гасырларга барырсың җырлап.

ГөлсинәШакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «ЧУЛМАН АКЧАРЛАГЫ» Әдәби берләшмәсе Республикабыз көне белән котлый