Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Габдулла Тукайның ачы язмышы һәм мәңгелек иҗаты: Лаешта истәлекле дәрес узды

Кичә район мәдәният йортында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗатына һәм язмышына багышланган истәлекле дәрес үткәрелде.

             Чарада Тукайның үлемсез мирасы белән бергә, аның аянычлы тормыш битләренә де аерым игътибар бирелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы никадәр катлаулы һәм фаҗигале булуын оештыручыларның тирән эчтәлекле сөйләме аша тагын да ачыграк аңладылар.
Бу чараны Лаешның 2нче мәктәбе укучылары өчен районның хөрмәтле шәхесләре — хезмәт ветераны, элеккеге укытучы Резеда Сибатова һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәсимә Хәкимова оештырды. Алар балаларга Тукайның балачактан ук сабырлык һәм рухи көч таләп иткән язмышы, аның татар һәм Россия мәдәнияте өчен керткән бәяләп бетергесез өлеше турында сөйләделәр.
Фотода: Резеда Сибатова һәм Вәсимә Хәкимова.
Мондый очрашулар яшь буынга классик әдәбиятны танытып кына калмый, ә үз халкыңның тарихын аңларга, олы шәхесләрнең мирасын бәяләргә һәм аларның язмышына карата хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев