Бәйрәмдә балалар уйнадылар, шатландылар, көлделәр, биеделәр, җырладылар.
“Безнең ерак бабаларыбыз Нәүрүзне көн белән төн тигезләшкәндә каршы алганнар һәм бу көнне барысына да яхшылык, сәламәтлек һәм бәхет теләгәннәр”, - дип сөйли “Кама Ягы”на Лаеш районы мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Юлия Тиханова. – “Одуванчик” балалар бакчасында барлык балалар да Нәүрүзне шатланып каршы алдылар. Бәйрәмдә балалар уйнадылар биеделәр, җырладылар. Балалар җитезлек ярышларында бик теләп катнаштылар һәм кашыкка йомырка салып ярыштылар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр: Нәүрүзгә балалар бакчасына юлны дөрес үтәргә ярдәм иттеләр. Салкын һәм кырыс кышны җиңеп, киләсе елга кадәр аның белән хушлаштылар.
Нәүрүз - Иран һәм төрки халыкларда астрономик кояш календаре буенча Яз килү һәм Яңа ел бәйрәме. Нәүрүз - ислам гореф-гадәтләренә бәйләнмәгән интернациональ традиция булып тора.
Фотоны Юлия Тиханова бирде.
Нет комментариев