Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

«Гомер заяга узмасын дисәң...» Язучы, публицист Гүзәл Галләмова язмасы.

«Лаеш районы мәдәният йортында берничә ел дәвамында гөрләп яшәп килгән „Вдохновение“ бию төркемен, 2018 нче елда оешкан „Алчәчәк“ Халык вокаль ансамблен районыбызның һәр милләт халкы белә, ярата.

Үзешчән сәнгать осталары сагынуларга чик куеп, күркәм аралашуларны тормыш мәсьәләләреннән өстен итеп бик дөрес карар кабул иткәннәр:авылларга концертлар белән чыгарга булганнар. Һәм ниһаять 18 декабрьдә , Имәнкискә авыл мәдәният йортында концерт гөрләде. Беренче куелышның Имәнкискәдә булуы дөрес сайланыш булгандыр — халык үзенең талантларын алкышларга күмде, рәхмәтле калды.»...

Тулы язманы «Кама ягы» газетасының якындагы санында укыгыз. 

Һәм инде Гүзәл Галләмовадан җылы Яңа ел котлавы.
«Ил — көнгә,язмышка рәхмәтле булып, киләсе Яңа елга өметләр баглап, районыбызның сөекле мәдәни төркемнәре белән бергәләп 2024 елны озатабыз. Хәерле еллар килсен! Күңелләргә яңа ел карыдай аклык-сафлык иңсен, мәдәни учаклар сүнмәсен, гөрләп торсын, илдә тынычлык булсын! Зур уңышлар, ныклы сәламәтлек һәрберебезгә!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Гомер заяга узмасын дисәң...» Язучы, публицист Гүзәл Галләмова язмасы.