Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеен күпләр белә һәм югары бәяли
Районыбызга Зеленодольск шәһәреннән укытучылар төркеме экскурсиягә килде.
Кунаклар иң элек Г.Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музееның байлыгына — аның тарихыннан башлап экспозицияләренә кадәр таң калдылар. Музейда сыйныф җитәкчеләре өчен экскурсия һәм мастер-класс оештырылды. Сабакташлар һәм хезмәттәшләр биредә Лаеш районында яшәүче төп халыкларның — рус, татар һәм керәшеннәрнең милли киемнәреннән фотога төшә алдылар.
Шәһәрнең төп истәлекле урыннарына: «Ап таулар» («Белые горы») туристик кластерына, Изге Троица архиерей ишегалдына, «Зәйнәп» җәмигъ мәчетенә бару һәм күзәтү экскурсиясе укытучылар күңелендә тирән һәм уңай тәэсирләр калдырды.
Фото: Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев