Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Янтык авылы талантлы кешеләргә бик бай

Бүген, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә, без сезгә Янтык авылында туып- үскән һәм шунда яшәүче Люция Бикмуллина һәм шулай ук Янтык авылы кызы, бүгенге көндә Лаешта яшәүче Фердания Газизянова шигырьләрен тәкъдим итәбез.

 

Люция Бикмуллина
Хәзер укылачак сүзләр, авылыбыз батыры Шамил улы Рафилнең үзе исеменнән, сабырлыгы белән әйтелеп өлгерә алмаган, хушлашу сүзләре дип кабул итегез. 
***
Күкләр тетрәп җирләр ярылдылар...
Вакытларны секунд санады...
Кинәт кенә канлы бәрелештән,
Кайтыр юлга утлар янады...
Җир йөзенә сызгырып төшкән туплар,
Бар нәрсәне чәчте як- якка.
"Исән-имин генә йөри күр!«,- дип
Дәшкән кебек, әни колакка...
Юлыбызны бүлде утлы дәхшәт,
Өлгермәдек бары тик азга...
Чыгалмадык, дошман тозагыннан
Каршы ут ачсак та явызга.
Яңгырады күкләр, төтен эчләреннән,
Ялкын дөрли, яна бар дөнья...
Секунд санаганда гомерләрне
Качып булмый икән беркая...
Герой булып китәм-фанилыктан
Тәкъдиремә шулай язылган.
Әни догалары сакласа да,
Минем өчен кабер казылган...
Аямыйча мин үземне, хезмәт иттем.
Тугры калып, намусыма, Ватаныма.
Мин ышанам, мине белгән газиз халкым
«ЛУКИН РАФИЛ— ГЕРОЙ» диеп атауына.
"Кайтам тиздән«,дигән идем,....яллар алып...
Бик сагындым инде үзем дә...
Күз алдымнан үтте газизләрем..
Күз яшьләрем калды күземдә.
Күккә күтәрелде газиз җаным
Ак нур булып—йолдыз кабынды.
Гомеремдә, сүнмәс Кояш бүген
Мәңгелеккә батты, баеды...
Сабыр идем, ләкин сабырлыгым...
Шартлап сынды, меңгә ярылды.
Кочагыма алып сөя алмадым...
Пар канатым сугыш каерды...
Газизләрем минем, еламагыз!...
Мин күкләрдән сезне күзәтермен!
Адашсагыз, юлны яхшылыкка, Сезгә уңай итеп үзгәртермен!
Киңәшемне биреп, төшегезгә
Керермен мин сезгә балалар!
Кулны-кулдан аермагыз бер дә,
Төзәлгәнче җанда яралар...

Люция Бикмуллина

СВО да безнең тынычлыгыбызны саклап, үз гомерләрен куркыныч астына куеп сугышучы ир- егетләр хөрмәтенә.

Ир-егетләр 
бүген сугышта

Заманалар рәхәт, тыныч иде, 
Ил күгемдә аяз зәңгәр күкләр. 
Язмышларга язылганны күреп, 
Китеп барды арабыздан күпләр.

Йөрәк бәгырьләре китеп барды, 
Учларына кысып нәфрәт көчен. 
Тугры ирләр горурлыгын саклап, 
Илебезнең данын яклар өчен.

Сындырмыйча сабыр канатларын, 
Ир-егетләр бүген сугыша. 
Газизләре бәргәләнеп елый, 
Йөрәкләре әрнеп тулыша.

Кызганмыйча алар кан түгәләр, 
Кайтырлармы исән илләргә? 
Раббыбыздан үтенеп сорыйк әле, 
Имин көннәр бирсен ирләргә.

Менә тиздән шаулап язлар килер, 
Көздән киткән кошлар кайтырлар. 
Еракларда өзелеп җаннар калды, 
Онытмабыз сезне, батырлар!

Люция Бикмуллина

Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабам истәлегенә.

Киткән чакта 
«Исән булсам, бер кайтырмын», — диеп 
Җырлап киткән бабам сугышка. 
Аңа кадәр зур өметләр белән Яшәгәннәр алар тормышта.

Киткән чакта, болын чәчәкләрен 
Өзеп салган кесә төбенә. 
Күңеле хисле булган, шуңадырмы 
Утырмаган атлар йөгенә.

Соңгы тапкыр атлап туган җирдән, 
Китүләрен, бәлки, сизгәндер... 
Туган якның истәлеге итеп 
Чәчәкләрен шуңа өзгәндер.

Кайталмаган яулап җиңүләрне, 
Бүләк итеп тыныч көннәрне. 
Калган бабам яу кырында ятып, 
Кочкан кебек алсу гөлләрне.

Хыялланып көткән улын күрми, 
Батырларча һәлак булган ул. 
Синең нәсел ныклы намус белән 
Яшәделәр, бабам, тыныч бул!

Онытырга һич тә мөмкин түгел, 
Мәңгелеккә истә гомергә. 
Башыбызны иеп рәхмәт әйтсәк, 
Җиңелрәк булыр күңелгә!

Люция Бикмуллина

Армия сафларына газиз баласын озаткан ана кичерешләре

Ана күңеле

Элгечеңә эленеп туның тора 
Бүлмәңдәге агач шкафта. 
Исләрең дә әле җилләнмәгән, 
Хатирәләр яңара башта.

— Барам, әни, чын ир-атлар гына 
Илләренә хезмәт итәләр. 
— Горурланып чыгып киттең, балам, 
Көннәр сине сагынып үтәләр.

Сак йөри күр, улым, бәгырькәем, 
Утка салма минем йөрәкне. 
Илләр буйлап барган утлы сугыш 
Йөрәк уты миндә дөрләтте.

Бала чагың үтә күз алдымнан, 
Таган атынырга яраттың. 
Хатирәләр белән яшим хәзер, 
Сабырлыклар бирсен йә Раббым!

Менә язлар җитте... Минем күңел 
Әрнеп-сыкрап карый үткәнгә. 
Болын чәчәкләре җыя идең 
Юлда туктап газиз әнкәңә.

Изге догаларым укып көтәм, 


Фердания Газизянова Янтык авылы гимны сүзләренең авторы. Фердания «Чулман акчарлагы» Лаеш районы язучылары оешмасы әгъзасы, Лаеш районының «Алчәчәк» татар халык ансамбле җырчысы һәм «Рахман» мәчете карамагындагы «Мохтаҗларга ярдәм приюты» волонтеры. 

Фердания Газизянова 

Ай, бу сугыш!

Ир-егетләр китә яу кырына,
Ватаннарын саклап дошманнан.
Нәрсә булды бүген бу дөньяга?
Чыга алмыйм шушы томаннан.
Күпме җаннар китә бу дөньядан,
Дошман кырларында калалар,
Әй, кешеләр, күрмисезме әллә,
Күпме ятим кала балалар.
Аналарның сабырлыклары да,
Тимер түгел , сынар бер вакыт.
Туктатыгыз, зинһар, бу сугышны,
Тукталып калмасын бу «ВАКЫТ».
Ятимлекне беркем аңлый алмый
Үзең ятимлектә үсмәсәң.
Бу сугышның нинди мәгънәсе бар???
Ятимлекне бала күрмәсен.
Туктатыгыз, зинһар,бу сугышны!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янтык авылы талантлы кешеләргә бик бай.