Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Яушыйк авылында быел да Сабантуй искиткеч күңелле узды

Монда чын — җырлы-биюле, уенлы-көлкеле, халыкчан, милләтчән, татар халкын сөендерерлек, башка халыкларның күңеленә хуш килерлек гаҗәеп бәйрәм булды.

Көек авыл җирлеге башлыгы Ленара Сатдинова Яушыйкта Сабантуй үткәрү турында сүз чыккач, Хәкимова һәм аның «Алчәчәк» ансамбле Сабантуебыз кунаклары да, алып баручылары да булачак дип кырт кисте. Чөнки ул былтыргы Сабантуйны бик яхшы хәтерли, быелгысының шундый ук буласына һич тә шиге юк иде аның. 

Һәм 14 июнь көнне бу гаҗәеп бәйрәм үзенең бөтен мөмкинлекләрен ачты. Туктамыйча явып торган яңгыр бераз кәефне төшерә башлаган иде, кояш, мондый хәл белән килешергә теләмәгәндәй, бик тиз арада болытларны этә-төртә күктә балкып та чыкты. 
Табигать тә Сабантуй булсын өчен бөтен шартларын тудырып торганда халыкның бәйрәмдә күңелен ничек ачмыйсың инде.

Көндезге 12 дә Сабантуй башланды. Җылы котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Ленара Сатдинова чыгышыннан соң, бәйрәмне алып баруны «Алчәчәк» ансамбле үз кулына алды. һәм китте... китте җырлар, биюләр, уеннар, көлкеләр. 

Быел программаны тагын да баерак итү өчен Вәсимә Хәкимова үзләре белән Татьяна Агеева җитәкчелегендәге «Престиж» бию ансамблен дә алды. Биючеләр ал чәчәкләр кебек күңелләрне тибрәндереп биеделәр, ә бу үз чиратында «Алчәчәкләр» нең престижын тагын да арттырды.Чын гармония иде. 

Тамашачылар, артистларны алкышлар белән бүләкләп, һәр чыгышны сокланып каршы алдылар. Үзләре дә рәхәтләнеп биеделәр,яраткан җырчылары Хәнифә Кашапова һәм Роза Фатыйховага кушылып җырладылар, такмаклар әйттеләр. 

Сабантуй күңелле узды. Халык матур тәэсирләр белән өйләренә таралышты. Юлда кайтканда, бәйрәмнән соң болай да бик күп рәхмәт сүзләре ишеткән артистларны тагын бер хәбәр(СМС) куып тотты.
«Алланын рәхмәтләре яусын, биик куңелле, рәхәт булып утте Сабантуйлар!🤲🤲🤲Әйе, көн дә ачылып китте, Аллаhе рәхмәте белән!🤲 Сезгә тырышып, чын куңел белән уткәргән өчен бәйрәмне- Аллаhнын рәхмәтләре яусын!🤲🥰»
Димәк бәйрәм уңган.
Яушыйк сабантуенда яңа очрашуларга кадәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яушыйк авылында быел да Сабантуй искиткеч күңелле узды