Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Каипы мәктәбендә “Уеннар һәм күңел ачулар» бәйрәме узды.

Җирле халык үз пешергән ризыкларын ярминкәгә алып килде, балалар лотереядә катнашты, әйлән-бәйлән йөрде һәм газеталар ясады.

Каипы мәктәбендә ата-аналар комитеты “Уеннар һәм күңел ачулар” халык традицияләрен саклау проектын гамәлгә ашыра.

"Безнең мәктәп ата-аналар белән бергә ата-аналар комитетларының муниципаль конкурсында катнашты, анда икенче урынны алды. Конкурс сынауларының берсе – “Уеннар һәм күңел ачулар“ халык гадәтләрен саклап калу максатыннан уртак проект булдыру һәм гамәлгә ашыру. Халык  гадәтләрен һәм уеннарын саклауга юнәлдерелгән бәйрәм – бу проектның нәтиҗәсе. Без, балалар бу уеннарны үз тормышларында саклап калсыннар һәм куллансыннар дип тырыштык. Өстәвенә, мәктәп белән бәйле интеллектуаль уеннар да өстәдек. Оттырышсыз лотерея һәм ярминкә үткәрдек. Барысын да халык бәйрәменә җәлеп иттек», – дип сөйли “Кама ягы”на Каипы мәктәбендә ата-аналар комитеты әгъзасы Лилиана Вәлиева.

Видео авторы: Элина Нагуманова

Бәйрәм ахырында жюри приз алачак иң актив сыйныфны ачыклады. Конкурста ата-аналар ярминкәдә биргән  камыр ризыкларының саны бәяләнде. Киез итек ыргыту, ручеек, балалар эстафетасы һәм аркан тарту уеннарындагы  активлык та каралды. Газеталар бәйрәмгә чакыру рәвешендә, бөтен Каипы авылы буйлап эленгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Каипы Лаеш районы Каипы мәктәбе