Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

«Каравон» фестивале: халык бәйрәменең мәйданчыклары буйлап сәяхәт

«Каравон» — ул гади бер фестиваль генә түгел, ә рус халык мәдәниятенең үзәгенә чын сәяхәт.

Андагы һәр мәйданчык традицияләрнең зур һәм ачык китабындагы аерым бер биткә әверелә. Биредә, ачык күк астында, борынгы җырлар, биюләр һәм һөнәрләр җанлана, аның бәйрәм атмосферасы төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә.

Музыка аланнары

Төп сәхнәдә һәм уңайлы чатырларда халык көйләре яңгырый: дәрте ташып торган такмаклардан алып, халыкның күңел дөньясы ишетелгән сузык җырларга кадәр. Биредә танылган осталарның да, бабалар мирасын күз карасыдай саклаучы һәм аларга яңа сулыш өрүче яшь коллективларның да чыгышларын тыңларга мөмкин

.Һөнәрчелек остаханәләре

Осталар мәйданчыгы — могҗизалар туа торган урын. Чүлмәкчеләр, агачтан уеп бизәк ясаучылар, чигүчеләр һәм тимерчеләр үз сәнгатьләрен күрсәтеп кенә калмый, ә һөнәр серләре белән дә уртаклаша. Теләге булган һәркем үзен һөнәрче ролендә сынап карый һәм үзе белән бәйрәмнең бер өлешен алып китә ала.

Гастрономия ишегалды

Яңа пешкән камыр ашлары, самавырның хуш исле чәе һәм традицион сый-хөрмәт исе биредә кабатланмас уңайлык (комфорт) атмосферасы тудыра. Биредә борынгы рецептлар буенча әзерләнгән сыйларны татып карарга һәм чын авыл тормышының тәмен тойырга мөмкин.

Гаилә түгәрәге

Балалар һәм өлкәннәр өчен интерактив зоналар эшли: уеннар, әйлән-бәйләннәр, мастер-класслар һәм театрлаштырылган тамашалар оештырыла. «Каравон» — ул һәркем үз күңеленә ятышлы шөгыль таба торган бөтен гаилә бәйрәме.

«Каравон» фестивале — ул үткәннәр белән бүгенге көнне тоташтыручы җанлы күпер, көч, шатлык һәм бердәмлек урыны. Чын халык бәйрәме атмосферасына чуму, аннан сувенирлар гына түгел, ә иң җылы истәлекләр алып кайту өчен килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Каравон» фестивале: халык бәйрәменең мәйданчыклары буйлап сәяхәт