Китапханә хезмәткәрләре лаешлыларны өч Спас тарихы белән таныштырды
Августта рус халкы берьюлы өч Спасны билгели: Бал Спасы (14 август), Алма Спасы (19 август) һәм Чикләвек Спасы (29 август).
Җәйнең соңгы ае август табигатьнең юмарт бүләкләренә генә түгел, ә якты, үзенчәлекле мәгънәле православие бәйрәмнәренә — Спасларга да бай. «Спас» сүзе коткаручы яки башкача Гайсә Христос дигәнне, аңлата.
Җәйге уку залында Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәр халкын әлеге бәйрәмнәр белән бәйле гореф-гадәтләр һәм халык билгеләре белән таныштырдылар. Шулай итеп, бал Спасыннан Успение посты яки Лакомка башлана. Урып-җыю һәм кышка әзерлек тулы куәтенә бара, җәй салкынга, ә кошлар көньякка борыла.
Җәйге уку залында яңадан буккроссинг эшләде. Анда килүчеләр өйләренә кызыклы китап алып кайта, үзләре өчен яңа автор ача алдылар. Лаешлылар арасында китапханә адресы, хезмәтләр исемлеге һәм эш режимы язылган визит карточкалары — флаерлар таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев