Китапханәләр көне: китап яратучылар бәйрәме
27 майда Россиядә Китапханәләр көне — китапханәчеләрнең һәм барлык китап яратучыларның һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.
Бу көнне без китапханәләрнең никадәр мөһим булуын, аларның белемнәрне саклау һәм таратудагы ролен тагын бер кат искә төшерергә телибез.

«Укучылар котлый» бәйрәм квилты
Китапханә хезмәткәрләре үз кунаклары өчен кызыклы проект — «Укучылар котлый» дигән бәйрәм квилты әзерләделәр. 20-26 май көннәрендә килүчеләр заллар буйлап экскурсия ясый, китапханәнең төзелү тарихы белән таныша һәм аның бай китап фондын күрә алдылар.Кунаклар өчен махсус стикерларда үзләренең котлауларын һәм теләкләрен язу аеруча кызыклы форсат булды.

Алга таба бу юлламалар стендка урнаштырылды һәм бәйрәмнең кабатланмас атмосферасын тудырды.
— Китапханәләр көнен безнең белән бергә билгеләп үтегез! Без сезне һәрвакыт күрергә шатбыз, һәрвакыт кызыклы чаралар һәм китаплар тәкъдим итәргә әзербез, — дип билгеләп үтте Лаеш муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы (ЦБС) директоры Любовь Кузьмина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев