Күңелләрдә Тукай җыры: Габишев мәктәбендә бөек шагыйрьнең 140 еллыгын билгеләп үттеләр
Габишевның М.А. Гәрәев исемендәге урта мәктәбендә татар халкының горурлыгы, бөек сүз остасы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган иҗат атналыгы гөрләп узды. Бу көннәр укучылар өчен чын шигърият бәйрәменә әверелде.
Бәйрәм атналыгының иң якты вакыйгасы — «Туган ягым — татлы моңым» дип исемләнгән районкүләм нәфис сүз осталары конкурсы булды. Анда 2 «А» һәм 2 «Б» сыйныфы укучылары — Мөсәгыйтова А. белән Борһанова А. җиңү яулап, Тукай сүзенең кадерен белүләрен исбатладылар.
Атна дәвамында мәктәп диварларында Тукай әсәрләре буенча викториналар, иҗади күргәзмәләр һәм шигырь бәйгеләре оештырылды. Татар теле укытучылары Миннуллина Л. Р. һәм Әхмәтова Ф. Р. үткәргән «Тукай безнең күңелләрдә» дигән масштаблы чара балаларның йөрәгендә милли горурлык хисен яңартты. Ә 8 «В» сыйныф укучылары Насретдинова Р. Г. җитәкчелегендә шагыйрьнең туган җире — Кырлайга барып, Тукай рухы белән сугарылган музейны үз күзләре белән күрделәр.
Иҗат атналыгына «Татарча диктант» бөтендөнья акциясе нокта куйды. Г.Г. Әхмәтҗанова оештырган бу чарада укучылар һәм укытучылар белән бергә мәктәпнең ветеран-педагоглары да катнашты. Бу буыннар бәйләнеше Тукай мирасының мәңгелек икәнен тагын бер кат күрсәтте.
Габишев мәктәбе уздырган бу чаралар — бөек Тукаебызга булган тирән хөрмәт һәм туган телебезне саклау юлындагы мөһим адым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев