Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче Мәскәүдә чыгыш ясады
«Балалар-балаларга» V бөтенроссия инклюзив фестивалендә катнашучылар арасында Лаеш районы вәкиле бар.
Илебез башкаласында зур сәхнәдә чыгыш ясарга Никита Пясточкин китте. 16 яшьлек яшүсмер «Балалар-балаларга» фестивалендә үзенең «Лезгинка» биюе белән чыгыш ясады. Ул район һәм республика дәрәҗәсендәге бик күп бүләкләр яулаган, ә хәзер Татарстан Республикасы балалар йортларын тәкъдим итте. Лаеш балалар йортында анын белән бик горурланалар.
Фото: Лаеш балалар йорты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев