Лаеш балалары өчен “Тылсымлы куллар” остаханәсе эшли
Үзәк балалар китапханәсендә “Тылсымлы куллар” остаханәсе бер ел эшләү дәвамында балалар арасында гына түгел аларның ата-аналары арасында да бик нык танылды.
Аңа 6 яшьтән олырак балалар килә. Монда аларны гадәти һәм гадәти булмаган башкару техникасы белән вак-төяк әйберләр эшләргә өйрәтәләр: декупаж, квилинг, граттаж, кляксография, бармак рәсемнәре, каты ярым коры кисточка белән рәсем ясау, ярмалардан, йомырка кабыгыннан, фольга, табигый материал һәм камырдан эшләнмәләр һәм башкалар. Дәресләр өчен киң зал, тату шартларда, уку өчен кызыклы әдәбият белән теләсә нинди эш җиңел бара.
Иҗат остаханәсендә катнашучылар үзләренең уңышлары белән горурлана ала. Бу турыда китапханә фойесындагы күргәзмәне күреп хөкем итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев