Лаеш мәдәният йортының “Рябинушка” хореография коллективы “Бөтенроссия бию олимпиадасы. Казан” күргәзмәсендә катнашты.
Лаешлылар конкурста искиткеч нәтиҗә күрсәттеләр. “Северное сияние” эстрада биюе белән коллектив өченче дәрәҗә лауреат булды. Ә стильләштерелгән “Сый-хөрмәт” халык биюе ярдәмендә - икенче дәрәҗә лауреат. Яшь биючеләр һәм аларның сәнгать җитәкчесе Валентина Мартынова лаеклы бүләкләр алдылар.
Лаеш район мәдәният йорты фотосы.
Нет комментариев