Лаеш биючеләре Халыкара конкурс-фестивалендә бүләкләр яуладылар
Казан дәүләт мәдәният институтында Н. Д.Юлтыева исемендәге «Хыял юлы» Х Халыкара хореография сәнгате конкурс-фестивале узды.

Конкурста Татарстан Республикасыннан гына түгел, Казахстаннан, Удмуртиядән, Пермь краеннан, шулай ук башка илләрдән һәм төбәкләрдән коллективлар катнашты. Фестивальдә «Рябинушка» хореография коллективының "Журавушка«төркеме чыгыш ясады. 8-9 яшьлек коллективта катнашучылар мондый масштаблы ярышларда беренче тапкыр катнаштылар. Бик нык дулкынлануларына карамастан, алар биремне үтәделәр һәм III дәрәҗә лауреат исемен яуладылар.
Моннан тыш, якташларыбыз ялгыз биюләр белән дә чыгыш ясадылар. Алар шулай ук югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Полина Федотова III дәрәҗә лауреат исемен яулады, ә Эвелина Вәлиева I дәрәҗә дипломанты булды.
«Рябинушка» коллективының сәнгать җитәкчесе — Валентина Мартынова. Талантлы кызларыбыз белән горурланабыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар һәм иҗатта яңа югарылыклар телибез!
Фото: Лаешның Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев