Лаеш биючеләре халыкара онлайн-конкурста уңышлы чыгыш ясады
Валентина Мартынова җитәкчелегендәге “Рябинушка” хореография коллективы чираттагы казанышын бәйрәм итә.
Лаеш шәһәре мәдәният йортының бию коллективы XIII Халыкара онлайн-конкурста “Северное сияние” биюе белән чыгыш ясады. Нәтиҗәдә Лаешлылар өченче дәрәҗә лауреатлар исеменә лаек булдылар. Мондый казанышлары өчен безнең биючеләр конкурсны оештыручылар – “Вдохновение” иҗат хәрәкәте имзасы белән диплом алдылар, ә Валентина Павловна рәхмәт хаты алды.
Лаеш район мәдәният йорты фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев