Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
мәдәният

Лаеш ягы музеенда экскурсиягә килүчеләр саны бик тиз арта

Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, шәһәребез һәм районыбыз тарихы белән танышып, вакытларын бик күңелле уздыралар.

Соңгы көннәрдә Г. Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Мәскәү, Екатеринбург, Мордовия һәм Липецктан килгән кунаклар булды. Казан, Яр Чаллы һәм Әлмәттән килүче туристлар да бирегә еш керә. Экспозицияләр җирле халыкта да зур кызыксыну уята. Музей директоры Фәридә Мортазина фикеренчә, ул илнең төрле почмакларыннан килгән кешеләрне берләштерә.

Биредә ял итүчеләр шәһәр һәм районыбызның  күпгасырлык тарихы белән таныштылар, биредә яшәүче халыклар һәм аларның мәдәнияте турында белделәр. Лаешка килүчеләр музейдагы күптөрле интерактивларны күреп таң калдылар, алар ярдәмендә шәһәр тарихын мөстәкыйль өйрәнергә һәм аңа тирәнрәк үтеп керергә мөмкин.

— Экспонатларга һәр караш, һәр сорау һәм гаҗәпләнү — ул без бик югары бәяли торган үзенчәлекле энергия, — ди Фәридә Гафиулла кызы.

Лаеш шәһәренең истәлекле урыннары һәм музей буенча оештырылган күзәтү экскурсиясе килүчеләр өчен искиткеч сюрприз булды һәм онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Фото: Г. Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш ягы музеенда экскурсиягә килүчеләр саны бик тиз арта