Лаеш китапханәсендә сугыш еллары җырлары яңгырады.
8 май көне дәвамында китапханәдә сугыш темасына багышланган, 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция турындагы җырлар ишетелде.
Музыка Ватан белән бергә сугышның беренче көннәреннән үк солдат сафларына басты һәм тузанлы, төтенле юллар буйлап Җиңүгә кадәр атлады. Җыр сугышчылар белән бергә кайгыларны һәм шатлыкларны уртаклашты, батырларның күңелен күтәрде, туганнарыннан аерылган чакларда алар белән бергә моңланды. Сугыш елларының онытылмас җырлары бихисап, һәм аларның һәрберсенең үз тарихы, үз язмышы.«Кто сказал, что нужно бросить песню на войне?! После боя сердце просит музыки вдвойне!» — бу Василий Лебедев-Кумачның «Только на фронте» (1942 ел) дигән шигыреннән танылган юллар.
Музыкаль киоскта чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы вакытында язылган җырларны гына түгел, ә замандашларыбыз — махсус хәрби операциядә катнашучылар иҗат иткән әсәрләрне дә тыңлый алдылар. Чараны алып баручылар 1941–1945 еллардагы авыр сугыш елларында халыкка исән калырга һәм җиңәргә ярдәм иткән легендар композицияләрнең тарихын сөйләделәр.
Очрашуны «Сугышның тере елъязмасы» дигән китап күргәзмәсе тулыландырып торды.
Фото: Пажитнова А. С.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев