Лаеш музеена Казахстаннан һәм Польшадан кунаклар килә
Безнең шәһәргә Россиянең башка төбәкләре һәм шәһәрләрендә яшәүчеләр генә килми. Безгә кунакка чит илдән дә киләләр.
Күптән түгел Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Казахстан Республикасыннан кунаклар булды. Хәзер безнең музей урнашкан бинада элек урта мәктәп, аннары күрше авыллардан Лаешта яңа гына төзелгән мәктәптә белем алучы балалар өчен интернат урнашкан була. Музей кунагы 1979-1982 елларда интернатта яшәгән. Ул үзенең балачагын җылылык белән искә алды, үткән вакытлары турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Экскурсия бик җылы һәм күңелле атмосферада узды.
Икенче көнне музейга Чиләбе өлкәсенең Снежинск шәһәреннән кунаклар килде. Кунаклар безнең төбәкнең бай тарихы белән кызыксынып таныштылар, музей исемен йөрткән бөек шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинның тормышы һәм иҗаты турында белделәр. Музей экспозицияләре якты тәэсирләр калдырды һәм Лаеш шәһәренә яңача карарга мөмкинлек бирде.
Ә сугышчан дан музеена Польшадан кунаклар килде. Алар совет солдатларының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыклары турында кызыксынып белделәр. Өлкәннәрнең экскурсиягә балаларны алып килүләрен күрү күңелле, аларда безнең уртак тарихыбызга кызыксыну уята.
Тарих белән лаешлылар да кызыксына. Безнең җиребезнең бай тарихи мирасына кушылырга омтылучылар саны торган саен арта бара.
Фото: Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев