Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш районы фермасы казлары Казанда бәйрәмнең төп геройлары булды

«Каз өмәсе» милли бәйрәменең төп «затлары» булып «Атабай» фермасы казлары булды.

«Каз өмәсе» — теләсә кайсы татар авылы тормышында, тамырлары үткәнгә барып тоташкан, мөһим вакыйга. 

Традиция буенча, бу көнне каз ите әзерлиләр һәм кәләшләргә бүләк итеп бирелә торган мендәрләргә мамык хәстәрлиләр. Каз кешеләр тарафыннан кулга ияләштерелгән кошларның беренчесе дип санала.

Кышка запаслар әзерләү җырлар, биюләр, күңелле уеннар үткәрү белән үткән. Бәйрәмдә егетләр һәм кызлар бер-берсе белән таныша алганнар.
Бәйрәм Татарстан башкаласында Иске Татар бистәсендә узды.

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен музыкаль-театральләштерелгән тамаша оештырылды, кышка казлар әзерләү һәм тәһарәт алу милли йоласы күрсәтелде.

Шулай ук барлык теләүчеләрне кайнар чәй, коймак һәм милли ризыклар белән сыйладылар.

Фото: Журнал Татарстан I Татарстан журналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы каз өмәсе