Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш районы Күнтечи авылы көнен бәйрәм итү турында сөйлибез

Узган ялларда җирле халык инициативасы белән ел саен үткәрелә торган бәйрәм уздырылды.

Бу авыл Лаеш районы Никольский авыл җирлегенең иң кечкенә җирлекләренең берсе. Биредә даими рәвештә 100 дән азрак кеше яши. Ләкин монда кешеләр бик дус һәм һәрвакыт күршеләренә ярдәм итәләр. Алар бергә эшлиләр дә, ял да итәләр.Күнтечи

Узган якшәмбе көнне дә, йорт яны участокларындагы мәшәкатьләрнең төп өлеше тәмамлангач, кешеләр рәхәтләнеп ял итәргә җыелдылар. Ачык һавада өстәлләр яптылар, кунаклар чакырдылар, утырыш оештырдылар.Күнтечи

Үсеп килүче буын өчен бүләкләр белән уеннар оештырылды. Ә өлкәнрәкләр өчен музыка, җырлар һәм биюләр белән концерт оештырдылар.Күнтечи

Авылның саф һавасында кич утырулар күңелле узды.Күнтечи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Никольский Күнтечи