Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш районында Бөтендөнья йорт хайваннары көненә багышланган китап күргәзмәсе үткәрелде

30 ноябрьдә Бөтендөнья йорт хайваннары көне билгеләп үтелде.

Йорт хайваннары безнең тормышта мөһим роль уйный. Алар безнең эмоциональ халәтебезне сакларга ярдәм итә, кәефне яхшырта һәм бәхет дәрәҗәсен күтәрә.

Бу көнгә Татар Янтыгы авыл китапханәсендә «Йорт хайваннары — китап геройлары» дигән китап күргәзмәсе әзерләделәр. Анда хайваннар турында әдәби әсәрләр тәкъдим ителде. Китап геройлары йорт хайваннары белән аралашуның шатлык булуын, ләкин, шул ук вакытта, кулга ияләштергәннәр өчен зур җаваплылык та икәнен тагын бер кат искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында Бөтендөнья йорт хайваннары көненә багышланган китап күргәзмәсе үткәрелде