Лаеш районында Яңа ел чыршыларында күңелсезләнергә вакыт булмады
Ташкирмән мәктәбендә 2024 елны ничек үткәрүләре һәм 2025 елны ничек каршылаулары турында сөйлибез.

Беренче сыйныфтан алып дүртенче сыйныфка кадәрге укучылар иртәнге бәйрәмгә бәйрәмчә матур киенеп килделәр.

Аларның өметләре акланды! Бәйрәм күңелле һәм истә калырлык булды. Балалар рәхәтләнеп яңа ел җырларын җырладылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, уеннарда катнаштылар. Бу кышкы бәйрәм көне балаларда күңелле истәлекләр калдырды һәм аларга чын Яңа ел тылсымы тойгысы бүләк итте.

5-9 сыйныф укучылары өчен яңа ел чыршысы, шулай ук, күңелле үтте. Укытучылар кызыклы әкият әзерләгәннәр. Алар балаларны әкияткә салмак кына күчерделәр. Ямансулаучылар булмады! Бәйрәмгә балалар янына әкият геройлары килгән иде бит. Кыш бабай белән Кар кызы барысын да Яңа ел белән котладылар һәм тәм-томнар бүләк иттеләр. Ә актерлар үз эшләренә бөтен осталыкларын салып балаларны шатландырдылар һәм сөендерделәр.

Яңа ел — кешеләрне берләштерә торган бәйрәм. Ул ниндидер якты, яңа һәм кызыклы нәрсәгә ышаныч бирә. Бөтен начарлык, иске һәм кирәксез нәрсәләр артта кала. Яңа елда иң якты хисләр, иң яхшы ниятләр белән яши башларга кирәк. Яңа елның нинди булуы бездән тора.
Фото: Ташкирмән мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев