Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Лаеш районында яшәүчеләр туган як тарихы белән кызыксына

Язгы каникуллар — гаилә белән ял итү өчен иң яхшы вакыт.

Лаешның 3 нче мәктәбе укучылары, укытучылары һәм ата-аналары Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда булдылар. Кунаклар Лаеш шәһәре һәм Лаеш районының 300–350 миллион ел элеккеге чордан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихы белән таныштылар. Музей залларында алар һәр чорның атмосферасына чумып, аны үз йөрәкләре аша үткәрделәр. Алар үз туган районнарында нинди халыклар яшәве, бабаларының көнкүреше нинди булуы һәм хәзерге вакытта шәһәр белән район территориясендә нинди предприятиеләр эшләве турында белделәр.
Музейның тагын бир кунаклары — Пәрәү мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары булды. Балалар үз якларының үсеше, туган авыллары белән бәйле танылган шәхесләр турында күп мәгълүмат алдылар, музейның бай экспозициясе һәм мохите белән хозурландылар.
Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеена мәктәп экскурсияләре генә түгел, гаиләләр дә килә. Шундый кунакларның берсе — Иске Пристань авылыннан оныклары белән килгән пенсионерлар. Алар туган як тарихы белән таныштылар, музейның бай экспонатларын карадылар.
Барлык катнашучылар да канәгать калды. Танып-белүгә корылган бу вакыт һәм актив ял барысында да уңай хисләр калдырды.
Фото: Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев