Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
мәдәният

Лаеш районында Юрий Коваль истәлегенә республика конференциясе узды

Урта Девятово мәктәбендә сигезенче мәртәбә балалар язучысы Юрий Коваль истәлегенә багышланган Республика фәнни-гамәли конференция узды.

Конференция эше «Ул балачакта калды» (Юрий Иосифович иҗатына багышланган тикшеренү эше), «Туган якны өйрәнү», «Буктрейлер», «Язучы иҗаты буенча иң яхшы тикшеренү эше» секцияләре буенча үткәрелде.

Конференциядә катнашучылар Лаеш, Алексеевск, Арча, Чистай районнарыннан килделәр. Конференция кысаларында рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Арт-технология укучыларның әдәбиятны өйрәнүгә мотивациясен арттыруның нәтиҗәле чараларының берсе буларак» дигән темага фәнни-методик семинар узды. Ә Казаннан Константин Васильев музее хезмәткәре Галина Кораблева конференциядә катнашучылар өчен «Иван Шишкин — рус урманы җырчысы» дигән темага әңгәмә үткәрде.

Лаеш районы укучылары конференциядә үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Софья Тимофеева «Иң яхшы тикшеренү эше» номинациясендә беренче урынны яулады (фәнни җитәкчесе Елена Хәлиуллина). Лидия Артемьева «Туган якны өйрәнү» номинациясендә беренче урынны яулады (фәнни җитәкчесе Екатерина Блохина). Камилла Сибгатуллина «Туган якны өйрәнү » номинациясендә икенче урынны алды (фәнни җитәкчесе Алена Жесткова). Анна Евдокимова «Туган якны өйрәнү» номинациясендә өченче урынны яулады (фәнни җитәкчесе Лилия Миляшова).

Фото: Лаеш районы мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында Юрий Коваль истәлегенә республика конференциясе узды