Лаеш районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде
«Благо Дарим» хәйрия фонды Столбище мәдәният йортында «12 ай» дип аталган әкияти тамаша оештырды.
Хәйрия чаралары — төрле кешеләрнең зур һәм бердәм эше. Алар барысы да сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Яңа ел алдыннан бәйрәм кәефе бүләк итү өчен берләшәләр. Безнең районда да шундый ярдәмчел кешеләр күп.
Хәйрия чарасына «Ватан» яшьләр-патриотик клубы, «Сәламәт буын» күппрофильле лицее волонтерлары җәлеп ителде.
Аларның кайберләре театр куелышында актер буларак катнашты, кемдер декорацияләр яки бүләкләр белән ярдәм иткән. Иң мөһиме-илебездә волонтерлык традицияләре үсә һәм арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев