Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Лаеш районында МХОда катнашучыларның хатыннары һәм әниләре өчен спектакль күрсәттеләр

Халыкара хатын-кызлар көнендә Пәрәү мәдәният йортында хәзер махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итүчеләрнең туганнарын хөрмәтләделәр.

Очрашуга МХО зонасында Ватан чикләрен саклаучы Пәрәү кешеләренең әниләрен һәм хатыннарын чакырдылар.

Аларның барысына да чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Ә сәхнәдә «Умырзая» балалар театр коллективы чыгыш ясады. Яшь артистлар «Әйдәгез, дус булыйк» спектакль-әкиятен тәкъдим иттеләр.

Аннары мөхтәрәм кунакларны чәй өстәле янына чакырдылар. Район, республика һәм илебез халкы герой якташларыбыз алдында баш ияләр.

Фото: Пәрәү мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында МХОда катнашучыларның хатыннары һәм әниләре өчен спектакль күрсәттеләр