Лаеш районында Россия һәм Беларусь халыклары бердәмлеге көнен билгеләп үттеләр
Сокурының «Ромашка» балалар бакчасының әзерлек төркемнәре вакытларын файдалы уздырдылар. Бу чара ике истәлекле вакыйгага — Халыкара балалар китабы көненә һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде.
Балалар Сокуры авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Анда аларны китапханәче Индира Дебердеева җылы каршы алды. Ул балаларга халыклар бердәмлеге нинди булуы, тынычлыкта һәм дуслыкта яшәүнең, бер-береңнең традицияләрен хөрмәт итүнең никадәр мөһим икәнлеге турында бик кызыклы һәм аңлаешлы итеп сөйләде. Шулай ук нәниләр бу тема буенча танып-белү мультфильмы карадылар.
Иң мөһиме — балалар беренче тапкыр китапханә белән чынлап таныштылар. Стеллажларда никадәр китап барын күрделәр, «абонемент» һәм "укучы формуляры«ның нәрсә икәнен белделәр, хәтта монда инде ата-аналары белән бергә килергә сүз бирделәр.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кечкенәдән үк китап һәм үз илеңнең тарихы белән таныштыру — бик күркәм һәм мөһим эш.
Фото: Сокурының «Ромашка» балалар бакчасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев