Лаеш районында «Татар яшьләре көннәре» уза
Җәйнең соңгы атнасында «Идел» яшьләр үзәге «Татар яшьләре көннәре» профильле сменасында катнашучыларны җыйды.
XXXV «Татар яшьләре көннәре» нә Матюшинога Россиянең 27 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан 150 делегат килде. Бер атна эчендә алар татар мәдәнияте дөньясына чумдылар, кызыклы чараларда катнаштылар, фикердәшләре белән таныштылар.
Чараның максаты — Россия Федерациясенең төрле регионнарында, ерак һәм якын чит илләрдә яшәүче татар яшьләренең мәдәни-милли берләшүе. Мондый чараларда эшлекле һәм мәдәни элемтәләр киңәйтелә, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә мәгълүмати алмашу алып барыла, төбәкләрдәге татар яшьләр оешмаларының проблемалары хәл ителә.
— Бу чараны без 35 ел рәттән үткәрәбез. Финанслар җитмәгән вакытлар да булды, шуңа да карамастан, «Татар яшьләре көннәре» һәрвакыт узды, — дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов.
Җәмәгать эшлеклесе, театр режиссеры, педагог, язучы, драматург, публицист, сатирик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының халык язучысы Рабит Батулла яшьләргә татар теле һәм тарихы турында сораулар бирде, үзенең автографы белән бүләккә китаплар таратты. Делегатлар аңардан эшлекле киңәшләр алдылар.
Чарада Татарстан Республикасының халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, «Тантана» республика театр премиясе лауреаты Илдус Габдрахманов белән иҗади очрашу булды. Яшьләр белән сораулар һәм җаваплар форматында аралашканнан соң, артист җыр башкарды һәм, һәрвакыттагыча, оста итеп биеде.
Катнашучылар үзләре дә җырлау һәм биюдә осталыкларын күрсәттеләр. Иҗади конкурслар йомгаклары буенча Сызраньнан Наил Йосыпов «Идел җыры 2025» исеменә лаек булды. «Звезда танцпола 2025» конкурсында Төмәннән Аделия Нигъмәтуллина һәм Чиләбе өлкәсеннән Богдан Сәхәветдинов җиңүче булды.
Ә Габдрахим Утыз Имәни исемендәге «Әт-Таң» мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин делегатларга дин нигезләре һәм исламда гаиләне ничек дөрес төзергә кирәклеге турында сөйләде. Ул шулай ук катнашучыларның диндә һәм гаиләдә ир-ат һәм хатын-кыз роленә кагылышлы сорауларына җавап бирде.
«Татар яшьләре көннәре» иртәгә, җәйнең соңгы көнендә тәмамланачак.
Фото «Идел» яшьләр үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев