Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Лаеш районында «Заман» блогинг мәктәбе узды

«Идел » яшьләр үзәгенә Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән 30 делегат килде.

Катнашучыларны алда блогосфераның актуаль мәсьәләләренә багышланган дүрт көн көтте. Программаның төп темалары: аудитория алдында чыгыш ясау, камерага эшләү, видео — һәм фотога төшерү нигезләре, видеоклиплар өчен сценарийлар язу, шәхси бренд өстендә эшләү.

Сәламләү сүзләре белән ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова һәм «Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галиева чыгыш ясадылар.

Аннары блогер Азат Кашапов белән очрашу узды. Очрашу вакытында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Ул блогинг өлкәсендә шәхси тәҗрибәсе һәм киңәшләре белән уртаклашты, бу катнашучыларны тагын да кызыксындырды. Шулай ук багланышларга тренинг узды, һәм видеоклиплар булдыру буенча практик эш оештырылды. Аны «Түбәтәй» компаниясендә блогерлар белән эшләү буенча менеджер Таңчулпан Хафизова үткәрде.
Тренинглар күңелле һәм иркен атмосферада узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында «Заман» блогинг мәктәбе узды