Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
мәдәният

Лаеш районыннан музыка укытучысы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде

Усадның «Инноватика» күппрофильле лицееның музыка укытучысы Венера Җамалетдинова Яшел Үзәндә XX Бөтенроссия «Занков педагогик укуларында» эш тәҗрибәсе белән таныштырды.

Конференция Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясе базасында узды. Әлеге чара Санкт-Петербург, Воронеж өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Казан, Әлмәт, Чистай, Яшел Үзән һәм Татарстан Республикасының башка районнарыннан фикердәш педагогларны берләштерде.

Венера Исламетдин кызы «Федераль дәүләт стандартларында каралган югары белем бирү нәтиҗәләренә ирешүдә Леонид Занковның үсеш бирүче белем бирү системасы ресурслары» темасына доклад белән чыгыш ясады. «Занков педагогик укулары» нәтиҗәләре буенча педагог ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде һәм "Просвещение«нәшрияты җыентыгында мәкалә бастыру хокукын алды.
Фото: «Инноватика» күппрофильле лицее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районыннан музыка укытучысы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде