Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш районыннан театр коллективы беренче урынны яулады

Кече Елга театры труппасы «ПроFeelArt«республика театраль куелыш конкурсында беренче урынны яулады.

«ПроFeelArt» республика театр фестивале — республиканың төрле почмакларыннан сценаристларны һәм театр коллективларын берләштергән масштаблы иҗади проект. Быел 29 муниципаль берәмлектән 165 гариза бирелгән иде.

Бүләкләү тантанасы Казанда Бәшир Рамеев исемендәге IT-паркта узды. Җиңүчеләрне һәм призерларны яшь категорияләре буенча бүләкләделәр. Яшьләр командалары арасында беренче урынны «Тылсым» халык театры алды.

Җиңү беркайчан да җиңел бирелми, ул зур хезмәт нәтиҗәсе. Кече Елга театралларының максаты — ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, алга барырга һәм яңа үрләр яуларга. Авылда зур иҗат командасы җыела, алар бергәләп спектакльне куярга булыша. Бу җиңү соңгысы булмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районыннан театр коллективы беренче урынны яулады