Лаеш районының Астраханка авылында Авыл көнен билгеләп үттеләр
Мондый бәйрәмне Астраханкада беренче тапкыр үткәрделәр, һәм ул барысына да бик ошады.
Оештыручыларның берсе Алсу Латыйпова сөйләгәнчә, мондый тантананы уздыру идеясе күптән булган. Былтыр инициативалы кешеләр «каләм сынап карадылар» һәм балалар Сабантуен оештырдылар. Балалар да, өлкәннәр дә бик шатландылар.
Быел зуррак колачлы тантана үткәреп карарга булдык. Бөтен авыл халкы июль аенда авыл көнен билгеләп үтү өчен акча җыйды.
Бәйрәмгә авылдашлар һәм дуслар җыелды. Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган хәрби хезмәткәрләрнең әниләрен чакырдылар. Бөтен авыл халкы егетләребезнең исән-сау кайтуларын көтә. Авыл халкын пылау һәм шашлык белән сыйладылар, чәй эчерттеләр.
Бәйрәмне Рушания Вәлиева алып барды. Ә бәйрәм сценариеның авторы Александра Серова Астраханка авылы тарихы турында киң мәгълүмат әзерләгән. Бу авыл бәйрәменә үз ямен өстәде.
Әлбәттә, музыка бик күп иде. Авыл халкы алдында Татарстанның атказанган артисты Игорь Горчаков, Фәнис һәм Алия Кәлимуллиннар чыгыш ясады.
«Татар моңы» җыр бәйгесе лауреаты, автор-башкаручы Әминә Галимова, Раил Гыйззәтуллин һәм Альберт Галимуллин тамашачыларның күңелен яулады. Шундый күңелле булды, күпләр энергияле көйләр астында биергә тотындылар.
Авыл халкы бәйрәмгә үз өлешләрен керткән барлык кешеләргә — инициатор һәм оештыручы Алсу Латыйповага, Татар Кабаны авылы клубы мөдире Фәридә Баһавиевага, шулай ук Александр Серовка һәм Рушания Вәлиевага бик рәхмәтле. «Нармонка» агрофирмасында да ярдәм күрсәттеләр. Илнур һәм Лилия Латыйповлар, Равил һәм Рамилә Курмаевлар, Руслан Латыйпов, Камил Корбанов, Айдар һәм Диләрә Газиевлар үзләреннән зур өлеш керттеләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев