Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Лаеш районының мәдәни тормышында 2024 елның төп вакыйгалары

Лаеш ягы төрле халыкларның бай мәдәнияте белән дан тота, ул цифрлы технологияләр гасырында да яши һәм үсә. Һәм ел саен безнең уртак мәдәниятебезгә ниндидер яңалык китерә.

2024 елның 26 маенда Никольский авылы 32 нче тапкыр «Каравон» Бөтенроссия рус фольклоры фестивален кабул итте. Бәйрәм рус традицион музыкасын, уеннарын һәм кухнясын яратучыларны торган саен күбрәк җыя. Узып баручы елда мәйданчыкларда 200дән артык иҗади халык коллективы чыгыш ясады, ә «Матушка-земля» хитын башкаручы Татьяна Куртукова бәйрәм йолдызы булды.

2024 елның 8 июнендә Лаешта район Сабантуе узды. Яңгырлы көннәр ат чабышларын, көрәш ярышларын карарга, музыка тыңларга һәм бөтен гаиләләре белән ял итәргә килгән кунакларның кәефен бозмады. Авылларда да бәйрәмнәр күңелле узды. Ә Казандагы Республика Сабантуенда Лаеш районы ишегалды күп туристларны җәлеп итте.

2024 елның 13 июлендә Тарлашта ел саен үткәрелә торган Күл көне булды. Авылда ел саен үткәрелә торган бәйрәм безнең районнан һәм республикадан читтә дә билгеле хәзер. Быел архиерей күле янына тирә-як авыллардан гына килмәгәннәр иде.Анда Лаеш, Биектау, Питрәч, Чистай, Казан, Мәскәү, Тверь кунаклары булды — бәйрәмнең географиясе киңәя. Тамашачылар саны да арта.

2024 елның 14 июлендә безнең иң атаклы якташыбыз Гавриил Романович Державинның тууына 281 ел тулу билгеләп үтелде. Традиция буенча, бу көнне Державин шигърият фестивале узды. Монда ук Державин исемен йөртүче Республика премиясен тапшырдылар. Быел аңа «Робот техникасын җинаять-хокукый җайга салу» темасына тикшеренүләре өчен Илдар Бегишев лаек булды.

2024 елның 21 июлендә, Казан Изге Ана иконасы көнендә, Урта Девятово авылы чираттагы тапкыр Чишмә көне кунакларын кабул итте. Лаеш фольклор коллективларының йөреше вакыйганың якты мизгеле булды. Алар милли киемнәрдә, матур итеп, мәйдан буйлап гармунга җырлап үттеләр һәм, үзләренең иҗат түгәрәген оештырып, күңелле такмаклар җырладылар, шаярдылар һәм күңел ачтылар.
Елена Аверьянова Фотосы

2024 елның 23 августында Лаешта Державин мәйданында дүртенче тапкыр «Кама кыллары» фестивале узды. Анда гитара музыкасын яратучылар, автор җырларын, танылган хитларны башкаручылар, яңа гына эшли башлаган һәм танылган гитарачылар очрашты.
Елена Аверьянова Фотосы

Ел дәвамында Лаеш районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концертлары һәм ярминкәләр оештырылды. Җыелган акчаларга МХО катнашучылары өчен кирәкле әйберләр сатып алынды. Шулай ук акча хәрби хезмәтне дәвам итүче якташларының гаиләләренә ярдәмгә китте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районының мәдәни тормышында 2024 елның төп вакыйгалары